» Европа татар яшьләре беренче җыенга әзерләнә — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Европа татар яшьләре беренче җыенга әзерләнә — Азатлык радиосы



    Апрель азагында Рига шәһәрендә Европа татар яшьләренең беренче форумы үтәчәк. Яшьләрнең бу җәмгыяте әле күптән түгел генә теркәлде.

    Ильяс Ямбаев (уртада) Кәрим Тинчурин театры артистлары белән

    Европа татар яшьләре җәмгыятенә һәрбер илдән берәр активист керә. Германиядән бу вазифаны 25 яшьлек Ильяс Ямбаев үти. Ул Себердә туып үскән һәм хәзер Германиядә программист булып эшли. Ильяс әлеге җәмгыятьнең максатлары һәм планнары турында сөйләде.

    – Ильяс бу җәмгыятьне оештыру башлангычы белән кем чыкты?

    – 2010 елда Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумында без Европадан килгән яшьләр бер-беребез белән таныштык һәм кунакка йөрергә, аралашырга килештек. Шулай аралаша торгач, Европада яшәгән татар яшьләрен берләштерүче бер оешма төзү идеясе туды. Ул нигездә Балтыйк буе илләре татарлар яшьләре башлангычы иде. Алар еш кына бер-берсе белән аралаша. Шуңа октябрь аенда Ригада Европа татар яшьләре җәмгыяте оешмасы теркәлде. Ул Европаның төрле илләрендә яшәгән татар яшьләрен берләштерүне максат итеп куя. Европада диаспоралар бик күп, алар бер-берсен белә, кайвакытта кунакка да йөрибез. Инде Латвия яшьләре апрель азагында беренче форумны үткәрергә карар кылдылар.

    – Ул форумда нәрсәләр каралган?

    – Төрле утырышлар булачак. Тарих турында лекцияләр каралган. Аннары быел Казанда чираттагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтәчәк һәм аңа әзерлек турында да сүз барачак. Иң мөһиме – бер-беребез белән аралашып киләчәккә план төзергә иде.

     Җәмгыятькә кайсы илләрдән вәкилләр керә?

    Ригадагы Чәк-чәк бәйрәмендә Чехиядән дә татар яшьләре катнашты

    ​​– Һәрбер илдә безнең активистлар бар. Латвиядә «Чишмә» оешмасыннан – Олег Шәрипов һәм Эльвира Хайрова, Эстониядән — Кадрия Гәрәева, Литвадан – Мария Мейшутович, Чехиядән – Хафиз Хәмит, Германиядә дә «Татарлар Дойчланд» дигән оешмабыз бар. Аннан мин керәм. Без үз илләребездә яңа килгән татар студентларын эзлибез. Кемдер безне интернет аша үзе эзләп таба. Шуңа күрә аралаша башлагач кеше тартыла башлый. Беренче Европа татар яшьләре форумына да теләгән кеше бара ала, чөнки әлегә без зур җәмгыять түгел.

     Европадагы татар яшьләре бу форум турында мәгълүматны кайда белә?

    – Без төрле социаль челтәрләрдә ул форум турында мәгълүмат бирәбез һәм үз сәхифәләребездә урнаштырабыз.

     Ә беренче форумда ничә кеше булачагы әле билгесезме?

    – Әлегә билгесез. Биш илдән инде төгәл киләчәкләр: ул – Литва, Латвия, Эстония, Чехия һәм Германия. Аннары Швеция һәм Финляндиядән килерләр дип көтелә. Бельгиядән килү-килмәүләре әлегә билгеле түгел.

     Бу татар яшьләренең ана телен белү дәрәҗәсе нинди? Телне өйрәнү өлкәсендә эшләр алып барылачакмы?

    Германиядәге татар яшьләре

    ​​– Аның турында сүз булыр. Татар телен күбебезгә өйрәнергә кирәк. Бездә бит күбесе Европада үскән кешеләр. Аның турында Казаннан килгән кешеләр белән сөйләшербез. Бөтендөнья татар конгрессы һәм яшьләр бюросыннан кешеләр киләчәк һәм алар белән бу мәсьәлә хакында сүз алып барырбыз. Беренчедән, ул гаиләдән тора инде, әти-әниләр өйрәтсә, балалар да сөйләшәчәк. Аннары җәмгыять кысаларында берәр курс оештырырга мөмкинчелек булса, тагын да яхшырак, чөнки гаиләдә бер төрле, кешеләр белән аралашканда икенче телгә ияләшәсең. Шуңа ике яклап эш алып барырга кирәк.

     Әмма җәмгыятькә төрле илләрдәге яшьләр керә. Шуңа алар тел өйрәнергә даими җыела алмый..

    – Безнең һәрбер илдә татар җәмгыятьләребез бар һәм нәкъ шулар каршында курслар оештырырга кирәк. Мәсәлән, Чехиядә яшьләрнең татар теле курслары оештырганнарын ишеттем. Менә шул тәҗрибәне өйрәнеп бәлкем бездә Германиядә дә ачып булыр.

     Сез татар яшьләре җәмгыяте вәкилләре даими аралашып торасызмы?

    – Интернет аша гел аралашып торабыз. Очрашулар елына берничә генә була. 2010 елны Франкфурт шәһәренә Германия татарлары очрашуына Латвиядән кунаклар килде. Аннары Балтыйк буе илләре Сабан туена төрле илләрдән яшь татарлар җыелды. Үткән елны Чехиядә узган Сабантуйга Балтыйк буе илләреннән яшьләр барды. Шуңа күрә мөмкинлек булганда күрешергә тырышабыз, булмаганда интернет аша, скайп аша сөйләшәбез. Безнең Франкфурт шәһәрендә генә дә ун яшь татар бар, әле менә күптән түгел тагын ике кеше барлыгын ачыкладым. Монда да бер-беребезгә кунакка йөрибез һәм аралашып торабыз. Шуңа мондый җәмгыятьләр бик кирәк.

     Татарстан сезгә берәр ярдәм күрсәтәме?

    – Татарстан безгә ярдәм итеп килә. Мәсәлән, республиканың мәдәният министрлыгы Камал һәм Тинчурин театры артистларын юллап Латвиягә һәм Бельгиягә җибәрде. Шуңа без ярдәм өчен рәхмәтлебез.

     http://www.azatliq.org/content/article/24513171.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    ИЗВЕЩЕНИЕ 04 декабря 2018 года в 10 час. 00 мин.

    На обновление детского отделения Сурской районной больницы планируется направить три миллиона рублей

    Сергей Морозов поручил усилить контроль за обеспеченностью медучреждений и льготных категорий граждан лекарственными препаратами и медицинскими изделиями

    Губернатор Сергей Морозов поручил создать в Ульяновской области фонд защиты обманутых дольщиков

    В Ульяновской области в 2019 году увеличится минимальная заработная плата

    С 1 января на базе Министерства промышленности, строительства, ЖКК и транспорта Ульяновской области начнут работу три новых ведомства

    Более 40 миллионов рублей направят на создание дополнительных мест для детей раннего возраста в Ульяновской области

    Почти 10 миллионов рублей выделено из областного бюджета на закупку современного оборудования для двух новых детских садов в Заволжском районе Ульяновска

    Губернатор Сергей Морозов представит опыт и перспективы российско-японского сотрудничества в Ульяновской области

    «Молодёжь выбирает». В Ульяновске стартовал общественно-политический проект

    В Ульяновской области завершился ремонт второго отделения химиотерапии клинического онкологического диспансера

    Доходы бюджета Ульяновской области за девять месяцев составили более 40 миллиардов рублей

    В Ульяновской области пройдет региональный этап XXVII Международных Рождественских образовательных чтений

    Артезианская вода пойдёт в Ульяновск по трубам повышенной надёжности

    Принципы работы Международной организации труда станут основой для деятельности трёхсторонней комиссии Ульяновской области по регулированию социально-трудовых отношений

    Бюджет Ульяновской области 2018 года увеличится на 600 миллионов рублей

    Жители Ульяновской области примут участие в Аграрном диктанте

    В Ульяновске снизилось количество ДТП

    Сергей Морозов: «В ближайшие пять лет на поддержку экспорта Ульяновской области будет направлено более 230 млн рублей»

    Ульяновские проекты военно-исторический фестиваль «Бессмертный подвиг» и международный туристский форум-выставка «Отдых на Волге» включены в Национальный календарь событий-2019

    Проект бюджета Ульяновск на 2019 год разработан максимально сбалансировано

    Сегодня на территории Ульяновска проходит «санитарная пятница»

    На реализацию региональной части национального проекта «Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы» в Ульяновской области в ближайшие 5 лет будет направлено более 700 млн рублей

    Более 100 человек выдвинули кандидатуры на выборы в депутаты Ульяновской Молодёжной Думы

    Свыше 237 миллионов рублей выделено из бюджета Ульяновской области на социальную поддержку населения на этой неделе

    Губернаторская ярмарка пройдёт в Сурском районе Ульяновской области

    Администрация Ульяновска обратится в правоохранительные органы в связи с запахом гари в Новом городе

    15 ульяновцев отправились на службу в Президентский полк ФСО России

    Ульяновская общественность одобрила перспективную маршрутную сеть

    Сергей Морозов обсудил с фракциями ЗСО предложения по увеличению доходной части бюджета

    В Ульяновской области продолжается совершенствование инфраструктуры цифровой экономики

    Сергей Морозов поручил Центру стратегических исследований Ульяновской области уделить особое внимание нацпроекту «Наука» и стратегии социально-экономического развития

    Пять региональных проектов станут ключевыми при реализации задач национального проекта «Демография» в Ульяновской области

    В Ульяновской области в спортивном комплексе «Авангард» после обширной модернизации открылась новая арена

    Губернатор Сергей Морозов посетил земельные участки многодетных семей и ознакомился с ходом работ по устройству инженерной инфраструктуры

    Народному коллективу ульяновской цирковой студии «Орхидея» исполняется 30 лет

    Общественная палата Ульяновска приступила к рассмотрению проекта бюджета города

    В Ульяновске ужесточён «Закон о тишине»

    Дом культуры посёлка Сельдь отметит 40-летие

    Губернатор Сергей Морозов вручил технические средства реабилитации людям с ограниченными возможностями здоровья по зрению

    В Ульяновске продолжается месячник по улучшению сбора платежей за ЖКУ

    Клубы по программированию пяти ульяновских школ вошли в двадцатку сильнейших в России

    В Ульяновской области стартует региональный этап конкурса «Лучший учитель родного языка»

    Три образовательных учреждения Ульяновской области вошли в 100 лучших школ России

    В Ульяновской области планируют усилить направление профилактической медицины

    В Ульяновске завершается приём заявок на участие в журналистском конкурсе

    Ульяноцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    Ульяновцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    Эксперты международного класса по баскетболу проведут семинары для ульяновских учителей физической культуры

    ​В предстоящие выходные в Ульяновске пройдут соревнования по боксу, каратэ и кудо

    comments powered by HyperComments