» Оренбурда уңган хатын-кызларны котладылар — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Оренбурда уңган хатын-кызларны котладылар — Азатлык радиосы




    6 мартта Оренбур татар-башкорт зыялыларының “Замандаш” клубы алтынчы сезонын ачты. Бу юлы очрашуда төрле өлкәләрдә уңыш казанган гүзәл хатын-кызларны котладылар.

    «Сөембикә»нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова (с), Дмитровградның 22нче мәктәп мөдире Мөнирә Джумаева һәм эшкуар Нурия Кәримова

    Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсендә бу көнне татар моңы, татар теле аеруча матур яңгырады, чөнки бу кичә иң асыл затларга багышланды һәм анда хатын-кызлар арасыннан иң шәпләрен, иң булдыклыларын котладылар. Кичәне китапханә хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова ачты.

    Нурия Кәримова – Оренбур өлкәсеннән “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнгән икенче хатын-кыз. Шушы көннәрдә Казанның “Пирамида”  үзәгендә хатын-кызлар көненә багышланган кичәдә  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дип исемләнгән бәйге кысаларында хатын-кызларның Бөтендөнья айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис “Сөембикә” журналының баш мөхәррире  үз бүләкләрен Оренбур, Түбән-Новгород һәм Дмитровградта яшәүче өч гүзәл затка тапшырды. Шуларның берсе – эшкуар,Оренбур татар театры каршында “Берлек” хәйрия фонды әгъзасы, Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге өлкә татар малтабарларының  берләшмә әгъзасы Нурия Кәримова иде.

    Зыялылар клубына килүчеләр тумышлары белән өлкәнең төрле якларыннан булып чыкты. Оренбур төбәгендә барлыгы җитмешләп татар авылы бар. Бәйрәм кичәсенә чакырылган  әлеге кызлар да өч районның өч авылыннан икән.

    Рамил Зәбиров премия тапшыра

    ​​Профессор Рамил Зәбиров ике дистә елга якын Оренбур  университетының татар бүлегендә белем алучы өч иң яхшы талибәгә үз хисабыннан  Муса Җәлил исемендәге премияләрне  тапшырып килә. Быел бу премиягә университетның V курс талибәләре лаек дип табылды. Премияләрне Гөлчәчәк Морзакаева, Эльвина Дәүләтьярова белән Юлия Бикмурзинага Рамил  әфәнде үзе  тапшырды.

    Шуны да искәртеп үттеләр: күп еллар дәверендә, бу премияләр  өч ел элек ябылган Оренбур педагогия колледжының  татар бүлегендә укучыларына да бирелеп килде. Хәзер шундый язмыш Оренбур педагогия университетының татар- башкорт  бүлеген дә көтә: әлеге бүлеккә инде өч ел талибәләр кабул ителми, ә киләсе елда  бу бүлекне соңгы бер талибә генә тәмамлый. Димәк, бер елдан 20 ел элек ачылган татар-башкорт бүлеге үзенең эшен туктатачак. Рамил Зәбиров шундый тәкъдим белән чыкты: киләсе елдан әлеге премияләрне шагыйрьнең туган авылы – Мостафа мәктәбендә татар телен иң яхшы үзләштерүче укучыларга тапшырырга. Әлеге тәкъдим белән клуб әгъзалары килеште.

    Кичә җыр-моң белән бергә үрелеп барды.Башка очрашулардан аермалы буларак, кичәдә җырларны әлеге китапханә каршында оештырылган курсларга йөрүчеләр башкарды. Әлеге курсларга йөрүчеләр – татар телендә бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр.

    Оренбурның уңган татар хатын-кызлары һөнәри яктан да гел үсештә.Сәләтле хатын-кыз гаилә язмышын гына түгел, төбәкнең шәһәр-авыл  тормышын да уңай якка, яхшыга үзгәртә ала. Шулай булгач, Оренбурның “Замандаш” татар-башкорт зыялылар клубы киләсе елга да иң уңганнарны билгеләр.

    Төрле елларда беләзеккә ия булучылар белән «Сөембикә» журналы хезмәткәрләре

    ​​​​

    azatliq.org/content/article/24510476.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    В Ульяновске проходят Чемпионат и Первенство региона по кудо

    В Ульяновской области открылся Центр развития спортивного и боевого самбо

    ИЗВЕЩЕНИЕ 04 декабря 2018 года в 10 час. 00 мин.

    На обновление детского отделения Сурской районной больницы планируется направить три миллиона рублей

    Сергей Морозов поручил усилить контроль за обеспеченностью медучреждений и льготных категорий граждан лекарственными препаратами и медицинскими изделиями

    Губернатор Сергей Морозов поручил создать в Ульяновской области фонд защиты обманутых дольщиков

    В Ульяновской области в 2019 году увеличится минимальная заработная плата

    С 1 января на базе Министерства промышленности, строительства, ЖКК и транспорта Ульяновской области начнут работу три новых ведомства

    Более 40 миллионов рублей направят на создание дополнительных мест для детей раннего возраста в Ульяновской области

    Почти 10 миллионов рублей выделено из областного бюджета на закупку современного оборудования для двух новых детских садов в Заволжском районе Ульяновска

    Губернатор Сергей Морозов представит опыт и перспективы российско-японского сотрудничества в Ульяновской области

    «Молодёжь выбирает». В Ульяновске стартовал общественно-политический проект

    В Ульяновской области завершился ремонт второго отделения химиотерапии клинического онкологического диспансера

    Доходы бюджета Ульяновской области за девять месяцев составили более 40 миллиардов рублей

    В Ульяновской области пройдет региональный этап XXVII Международных Рождественских образовательных чтений

    Артезианская вода пойдёт в Ульяновск по трубам повышенной надёжности

    Принципы работы Международной организации труда станут основой для деятельности трёхсторонней комиссии Ульяновской области по регулированию социально-трудовых отношений

    Бюджет Ульяновской области 2018 года увеличится на 600 миллионов рублей

    Жители Ульяновской области примут участие в Аграрном диктанте

    В Ульяновске снизилось количество ДТП

    Сергей Морозов: «В ближайшие пять лет на поддержку экспорта Ульяновской области будет направлено более 230 млн рублей»

    Ульяновские проекты военно-исторический фестиваль «Бессмертный подвиг» и международный туристский форум-выставка «Отдых на Волге» включены в Национальный календарь событий-2019

    Проект бюджета Ульяновск на 2019 год разработан максимально сбалансировано

    Сегодня на территории Ульяновска проходит «санитарная пятница»

    На реализацию региональной части национального проекта «Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы» в Ульяновской области в ближайшие 5 лет будет направлено более 700 млн рублей

    Более 100 человек выдвинули кандидатуры на выборы в депутаты Ульяновской Молодёжной Думы

    Свыше 237 миллионов рублей выделено из бюджета Ульяновской области на социальную поддержку населения на этой неделе

    Губернаторская ярмарка пройдёт в Сурском районе Ульяновской области

    Администрация Ульяновска обратится в правоохранительные органы в связи с запахом гари в Новом городе

    15 ульяновцев отправились на службу в Президентский полк ФСО России

    Ульяновская общественность одобрила перспективную маршрутную сеть

    Сергей Морозов обсудил с фракциями ЗСО предложения по увеличению доходной части бюджета

    В Ульяновской области продолжается совершенствование инфраструктуры цифровой экономики

    Сергей Морозов поручил Центру стратегических исследований Ульяновской области уделить особое внимание нацпроекту «Наука» и стратегии социально-экономического развития

    Пять региональных проектов станут ключевыми при реализации задач национального проекта «Демография» в Ульяновской области

    В Ульяновской области в спортивном комплексе «Авангард» после обширной модернизации открылась новая арена

    Губернатор Сергей Морозов посетил земельные участки многодетных семей и ознакомился с ходом работ по устройству инженерной инфраструктуры

    Народному коллективу ульяновской цирковой студии «Орхидея» исполняется 30 лет

    Общественная палата Ульяновска приступила к рассмотрению проекта бюджета города

    В Ульяновске ужесточён «Закон о тишине»

    Дом культуры посёлка Сельдь отметит 40-летие

    Губернатор Сергей Морозов вручил технические средства реабилитации людям с ограниченными возможностями здоровья по зрению

    В Ульяновске продолжается месячник по улучшению сбора платежей за ЖКУ

    Клубы по программированию пяти ульяновских школ вошли в двадцатку сильнейших в России

    В Ульяновской области стартует региональный этап конкурса «Лучший учитель родного языка»

    Три образовательных учреждения Ульяновской области вошли в 100 лучших школ России

    В Ульяновской области планируют усилить направление профилактической медицины

    В Ульяновске завершается приём заявок на участие в журналистском конкурсе

    Ульяноцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    Ульяновцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    comments powered by HyperComments