» Идрис Газиев Тукай чоры җырларын тыңлатты(фото, аудио) — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Идрис Газиев Тукай чоры җырларын тыңлатты(фото, аудио) — Азатлык радиосы



    Атна уртасында Казандагы Тукай музеенда “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” исемле музыкаль кичә узды. Җырчы Идрис Газиев Камил Мотыгый, Мәрьям Искәндәрова кебек Тукай чоры артистларын ишеттерде.

    Идрис Газиев катнашында “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” исемле музыкаль кичәнең ничек үтәсен алдан күзаллау кыен иде. Махсус кызыксынып килгән иҗат әһелләре, төрле уку йортлары студентлары, өлкән буын вәкилләре  — барысы 70ләп кеше билгеле җырчы булгач, әлеге чара концерт рәвешендә үтәр дип уйлады.

    Музыкаль кичәне Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт башлап җибәрде. Халык җыелган зур залның түр башына Идрис Газиевны тәкъдим иткәндә ул, мондый очрашуның сирәк очрый торган хәл булуын һәм беренче тапкыр үтүен әйтте.

    Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты сүзен “Граммофон тәлинкәләре ни сөйли?” дигән исемнең асылын аңлатудан башлап Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакыйга мөрәҗәгать итте. Бу очрашуда татарның данлыклы язучы-шагыйрьләре таяну ноктасы булып торды. Чөнки сүз алар яшәгән XIX гасыр ахыры XX йөз башында язылган татар граммофон тәлинкәләре турында барды.

    “Революциягә кадәр граммофон музыкасы татарлар тормышында бик зур роль уйнаган. Тукайның җырлы тәлинкәләр хакында язылган шигыре дә бар. Ул аны тәнкыйтьли, арба, мәче тавышлары чыга, ди. Ә менә Гаяз Исхакый, музыкага тартылсагыз, граммофон булдырыгыз, җырлы тәлинкәләр сатып алыгыз, дигән. Күрәбез, алар тискәре һәм уңай караш барлыгын әйтә. Чынлыкта исә граммофон ул вакытларда байларның гына түгел, урта хәлле кешеләрнең дә өендә булган ”, ди Идрис Газиев.

    Идрис Газиев татар музыка тарихындагы яңа табышлары белән уртаклаша

    ​​Аның сүзләренчә, Франциянең милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаментындагы 550 граммофон тәлинкәсе арасында, XX гасыр башындагы популяр татар җырчы-музыкантларының 1911 елда «ПАТЕ» ширкәте чыгарган ике яклы 27 татар тәлинкәсе булуы ачыкланган.

    Әлеге коллекция татар башкаручыларының моңа кадәр билгеле булмаган граммофон язмалары белән танышырга мөмкинлек тудырган. Анда Камил Мотыгый-Төхфәтуллин, Мәрьям Искәндәрова, Мирфәиз Бабаҗанов, Хөсәен Йосыпов, Фатыйма Моратова, Нәфисә Позднякова (Пснякова), Хәдичә Гимбитская башкаруында төрле жанрдагы җырлар тупланган була. Музыкаль кичәгә килүчеләр аларны аудио язмадан һәм Идрис Газиев башкаруында ишетә алды.

    Төрле илләрдә һәм шәхси архивларда сакланып калган милли җырлар, тавыш язмалары XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән татар җырчы-музыкантларының башкару эшчәнлеген яңача анализларга мөмкинлек бирә икән. Идрис Газиев бу эш белән бик теләп шөгыльләнүен әйтте. Үзендә булган мәгълүматны ул түкми-чәчми җиткерергә тырышты. Музыкаль кичә ике сәгатьтән артык дәвам итте.

    Газиев татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тавышы язылган граммофон тәлинкәсен дә тапкан. Залда булган театр артистлары Кариевның сөйләме дөрес куелганлыгын билгеләп үтте.

    Татар җыры яздырылган тәлинкә

    ​​Бүгенге көндә Габдулла Тукай сүзләренә татар халкының гимны булып яңгыраган “Туган тел” җыры XX гасыр башында популяр булган бәет көен алган икән. Аудио язманы тыңлаучылар шундук “Туган тел”не искә алды.  Идрис Газиев белдергәнчә, “Сәлим бабай” дип аталган бу бәеттә үткән тормышны искә алып, кеше язмышындагы үкенечләр, тормышка ашмаган хыяллар турында әйтелә. Аны оригинал тексты һәм көе белән беренче тапкыр Камил Мотыгый-Төхфәтуллин башкарган. Тәлинкәдә ул “Селимъ бабай — Дедушка Селимъ” дип теркәлгән. Бу язмаларны чыгышы белән Франциядән булган шул ук “ПАТЕ” ширкәте яздырган һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

    Музыкаль кичәдә катнашкан галимнәр, иҗат әһелләре белдергәнчә, мондый чара бик кирәкле, файдалы гамәл.

    “Элекке җырларны тыңлап утырганда күңел ял итте. Ул вакытта да рухи дөньябыз бай булган. Акча табу белән генә шөгыльләнмәгәннәр, җанга ятышлы җырлар да язылган. Менә шул матур гадәт хәзер дә саклансын иде”, ди галим Зөфәр Рәмиев.

    Билгеле композитор, артист Алмаз Хәмзин дә үзе өчен яңалык ачкан.

    Алмаз Хәмзин

    ​​“Идрис Газиев биргән мәгълүматлар бик кызыклы иде. Ул 1900 ел җырчылары белән таныштырды. Үзем дә ул вакытта популяр җырчылар булганмы дип баш ватып йөри идем. Җырчы, иҗатчы Камил Мотыгый хакында элегрәк буржуаз җырчы, акчага сатылып рестораннарда җырлап йөри дип, Тукайның берьяклы гына билгеләмәләре сөйләнде. Бу кичәдә аның милләтебез өчен кирәкле, мәгънәле җырларын тыңлаганнан соң, минем карашым үзгәрде”, ди Алмаз Хәмзин.

    XX гасыр башындагы Габдулла Кариев кебек актер-режиссерларны, элекке җырчыларны ишетү Камал театры артисты Наил Дунаевка да рухи азык биргән, аңа да музыкаль кичә ошаган.

    “Идрискә әлеге хезмәте өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да ул бу эшен дәвам итәр, планнары зурдан булуы күренеп тора”, диде Наил Дунаев.

    Идрис Газиев исә йөз ел элек язылган татар җырлары һәм җырчылары тарихын өйрәнүне дәвам итәчәген әйтте.

    “Бүгенге эшнең төп күрсәткече — Франциянең милли китапханәсе архивы. Gallica.bnf.fr интернет битендә барысы да урнаштырылган. Сакланып калган граммофон тәлинкәләре язмалары арасында татарныкы да бар. Музыка галиме буларак, мин татар җыр тарихы белән кызыксынуымны дәвам итәм. Фәнни эшләрем XX гасыр башындагы татар музыкасына багышланган иде. Чыганаклар җитәрлек, аларны барлап милләтебезгә күрсәтергә, халкыбызның бай мирасын шул ук халкыбызга чыгарырга кирәк”, диде Идрис Газиев.

    Ул музыкаль кичә үткәрү теләген Тукай музеена әйткән һәм алар бу эшкә теләктәшлек күрсәткән. Дәүләт дәрәҗәсендә игътибар җитмәү сизелгән, кирәкле тавыш җиһазлары җитеп бетмәгән. Киләчәктә музыка галиме татар җырлары булган граммофон тәлинкәләрендәге язманы заманча эшкәртеп, цифр форматына күчереп киң тыңлаучылар хозурына чыгарырга тели.

     http://www.azatliq.org/content/article/24501916.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

    Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

    Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

    «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

    Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

    Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

    Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

    Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

    В Ульяновской области будет усовершенствован институт сельских старост

    22 сентября состоится закрытие XVIII Международного форума молодых писателей России, стран СНГ и зарубежья

    В Ульяновске судебными приставами у должника за долги изъята автомашина

    20 сентября во всех районах Ульяновска производится уборка и ямочный ремонт дорожного полотна

    23 ТОС Ульяновской области полностью завершили благоустроительные работы по проекту формирования комфортной городской среды

    Сергей Морозов: «По итогам семи месяцев 2018 года экспорт Ульяновской области вырос более, чем на 10%»

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в торжественном мероприятии, посвященном 30-летию опорного вуза — Ульяновского государственного университета

    В Ульяновской области пройдет заседание Совета ректоров вузов Приволжского федерального округа

    В Ульяновской области проходят мероприятия, приуроченные к тридцатилетию опорного университета

    Губернатор Сергей Морозов откроет юбилейный 75-й филармонический сезон

    Губернатор Сергей Морозов выражает соболезнования родным и близким Виктора Фёдоровича Сазонова

    Всероссийская акция «На работу на велосипеде»

    В Ульяновской области стартовал конкурс «Лучшие в сфере оказания бесплатной юридической помощи»

    470 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области на минувшей неделе

    В школах Ульяновской области работают более 3,5 тысячи молодых специалистов

    С 25 сентября в ульяновские учреждения социальной сферы начнут подавать тепло

    В Ульяновской области аккредитована первая организация, осуществляющая классификацию объектов туристской индустрии

    С 1 октября ульяновцы смогут принять участие в пробной Интернет-переписи населения

    Ульяновцы стали участниками первого диктанта по информационным технологиям

    Около 100 молодых разработчиков представят свои проекты на седьмом Международном молодёжном инновационном форуме в Ульяновской области

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в заседании Общественного Совета при Министерстве здравоохранения, семьи и социального благополучия Ульяновской области

    Новая новостьГубернатор Сергей Морозов проведёт совещание по организации системы школьного самоуправления в Ульяновской области

    В УФССП России по Ульяновской области состоялась рабочая встреча по вопросам исполнения социально-значимых категорий исполнительных документов

    Ночному клубу «Le Moloko family» в Ульяновске теперь не до развлечений

    Ульяновск присоединится к всероссийской акции «На работу на велосипеде!»

    19 сентября во всех районах Ульяновска ведётся местный ремонт дорог

    Для жителей Ульяновской области пройдёт расширенная Губернаторская сельскохозяйственная ярмарка

    Губернатор Ульяновской области Сергей Морозов вручил Международную Пластовскую премию

    В Ульяновской области продолжается регистрация на Поволжский форум «РИФ.Технологии»

    22 сентября в Засвияжском районе Ульяновска пройдёт сельскохозяйственная ярмарка

    Губернатор Ульяновской области Сергей Морозов высоко оценил работу независимых общественных наблюдателей в Единый день голосования

    Более 200 человек приняли участие в Фестивале «Поверь в себя» для детей с ограниченными возможностями здоровья в Ульяновской области

    С начала года 190 женщин Ульяновской области, находящихся в отпуске по уходу за ребенком, завершили профессиональное обучение

    В Ульяновской области с начала года реализовано 108 инициированных населением проектов

    В Ульяновске пройдет уникальный внедорожный проект с участием двукратного победителя ралли «Париж-Дакар»

    Воспитанник «Дома детства» Владимир Комаров представит Ульяновскую область в финале Всероссийского конкурса «Созвездие»

    В Ульяновской области обновляется жилой фонд по программе реновации

    Ульяновские судебные приставы в обеспечение судебного решения по иску прокуратуры запретили строительство жилого дома

    В Ульяновской области пройдет «Школа наставников»

    В Ульяновской области стартует VII Международный молодёжный инновационный форум

    В Ульяновске пройдет турнир по вольной борьбе памяти Рашида Алтынбаева

    С территорий ульяновских парков и улиц вывезли 3,5 тысячи м³ мусора

    comments powered by HyperComments