» Аида Евровидениедән соң татарча альбом чыгарырга җыена — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Аида Евровидениедән соң татарча альбом чыгарырга җыена — Азатлык радиосы



    Евровидение бәйгесендә катнашу өчен ярышта Тимати Аида Гарифуллина белән бергә җырлаячак. Бу бәйгедән соң Аида Универсиадага татар җырларыннан гына торган альбомын чыгарырга нияте булуны әйтә.

      Татар кызларыннан өченче җырчы Евровидение бәйгесенә чыгарга җыена. Ул – 2011 елда Вена консерваториясен бетергән Аида Гарифуллина. 2000 елда Евровидениедә инглиз телендә “Solo” җырын башкарып икенче урынны алган Алсу һәм 2008 елда Русиядә сайлап алу бәйгесендә татарча “Карлыгачлар” җырын башкарып уңышка ирешә алмаган Асылъярдан аермалы буларак, Аида сәхнәгә үзе генә чыкмаячак.

      Казанда туган һәм үзе әйтүенчә, чит илләргә чыгып киткәнче, берничә татар җырын да башкарган Аида бүген Русия эстрадасында билгеле җырчы, йолдызлар фабрикасыннан “дөньяга чыккан” Тимати белән җырлаячак. Инде төрле интернет сәхифәләр “бу көтелмәгән берлек булачак, Тиматиның хип-хобын Аида академик вокал белән бизәячәк”, дип язып чыкты.

      Аида Гарифуллина Филипп Киркоровның иҗат кичәсендә

      ​​Азатлык радиосына Аида: “Мәскәү бәйгесе башланганга кадәр без нинди җыр булачагын да, минем нинди образга керәсемне дә әйтмибез, ул җыр дөньясында өр-яңа юнәлешнең чишмә башы булачак. Сәнгатьтә чикләр юк”, диде. Моңа кадәр Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Дима Билан һәм Филипп Киркоров белән парлап җыр башкарган Аиданың әлегә зур булмаган иҗат юлында рэпчы Тимати белән бергә сәхнәгә чыкканы булмады.

      Аида шулай ук, кемнең аңа Евровидение бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәнен дә, Тимати иҗатына мөнәсәбәтен дә ачып салмаска булды. Композициянең Кушма Штатларда эшләнүен һәм аны дөньяга чыгару өчен күпләгән белгечләрнең катнашканлыгын гына әйтте. Евровидениенең Мәскәү бәйгесенә кадәр әле вакыт булса да, хәзер үк Русиядә Тимати белән Аида җиңәр дип фаразлыйлар. Аиданың дәрәҗәсен күтәрү өчен аны 2013 елгы Казан Универсиадасы илчесе дип тә атыйлар.

      Шынҗэнда Аиданың татарча да җырламавы тәнкыйтьләнде

      Кытайның Шынҗэн шәһәрендә 2011 елгы җәйге Универсиаданы ябу тантанасында әләмне Казанга тапшырган вакытта дөньяда билгеле композиторларның берсе, ике тапкыр “Грэмми” бүләгенә ия Уолтер Афанасьеффның Казан турындагы җырын Гарифуллина башкарган иде. Бу хәлдән соң күпләр Казан тантанасы ачылышында да Аида җырлар мөгаен, дип белдерде. Аида үзе моңа өметләнә, әмма сәхнәгә башка кеше чыгарга мөмкин дип тә шикләнә.

      “Әлегә хәтта Универсиадада кем җырлаячагы да билгеле түгел. Бәйге каты булыр дип уйлыйм. Башка җырчылар да җырларга тели. Мине сайлап алырлар дип өметләнәм. Үзебезнең шәһәрне тәкъдим итәргә мин әзер”, ди Гарифуллина.

      Кытай Универсиадасында Казан үзен Русиянең урыс мохитына гына ия бер шәһәре итеп тәкъдим иткәч, татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык туган иде. Аида җырлаган өлешнең видеосын интернетка куйган бер сәхифәгә үзен “Мәгариф” дип атаган укучы: “Нинди кабәхәтлек! Татарстан башкаласында үткәрелүче Универсиаданың гимны урыс, инглиз һәм итальян телендә… Татарстанның беренче дәүләт теле — татар теле кайда соң?! Аида Гарифулла, туган телеңдә, әти-әни телендә нишләп җырламыйсың?” дип язып та калдырды.

      Европадагы укытучылары да татар җырларына мөкиббән

      Аида телефоннан бары тик рус телендә генә аралашты. “Татарча аңлыйм, беләм”, дисә дә, ул “Алла бирсә”дән кала туган телендә бер генә сүз дә әйтмәде. Җырчы күбрәк русча һәм инглизчә сөйләшә. Әбисенең әнисе Фәүзия апа аны татарчага өйрәткән булган. Аида Универсиада алдыннан татарча җырлардан гына торган альбомын чыгарырга теләге барлыгын әйтте.

      Борынгы татар җырларын да барлыйм

      “Татарча башкарган соңгы әсәрем ул – Рөстәм Яхинның “Ышанам” дип аталган романсы иде. Минем шулай ук Монасыйпов әсәрләрен дә башкарганым бар. Киләчәктә, Алла бирсә, әзерләячәк альбомыбыз Европа һәм Америка тамашачысы күңелен яулар дип өметләнәбез. Татарстанның симфоник оркестрына, рояльгә дә кушылып җырларга җыенам. Джаз юнәлешендәге җырлар да булачак. Без әлегә әсәрләр туплыйбыз гына. Борынгы татар җырларын да барлыйм. Аларны заманча оранжировка белән башкарырга ниятлим”, ди Гарифуллина.

      Ул татар җырларының әлегә дөнья сәхнәсенә күтәрелә алмавын таный. Бәлки тамашачы күңеленә хуш килердәй итеп яхшы оранжировка белән тәкъдим ителмидер, бәлки башкаручыларның үзләреннән дә күп нәрсә торадыр, дип тә әйтә.

      “Башкаручылар, мөгаен, татар җырлары белән Европа һәм Америка сәхнәсенә чыгу өчен үз-үзләренә ышанып ук бетмидер, бәлки теләкләре дә юктыр. Алар, кем белә, бәлки үзләренең хәзерге иҗатларыннан канәгатьтер. Минем үземә этник көйләр дә, татар көйләре дә бик ошый. Европада дәресләр алган вакытта татар җырларын көйли башлагач, ул яклар өчен үтә дә экзотик булганга һәм хушны алганга, укытучыларым аларны тыңлап телсез кала иде. Мин безнең җырларыбызны бик матур итеп Европага һәм Америкага да тәкъдим итәргә була дип уйлыйм”, ди Гарифуллина.

      Аида әлегә Европа тамашачысы күңелен Евровидениедә татар җыры белән түгел, Тимати башкарган әсәргә кушылып яуларга җыена. Шәхси сәхифәсендәге репертуары язылган биттә дә бер генә татар җыры да юк.

      comments powered by HyperComments
      Другие публикации

      Сергей Морозов вручил награды педагогам, которые отличились в работе по духовно-нравственному воспитанию подрастающего поколения

      Сергей Морозов: «Женские организации региона необходимо переформатировать»

      В Засвияжском районе состоялась сельскохозяйственная ярмарка

      Ведущие эксперты высоко оценили опыт Ульяновской области по развитию моногородов и городских пространств

      Губернатор Сергей Морозов вручил награды сотрудникам опорного вуза Ульяновской области

      Ульяновская делегация принимает участие в XIV Конгрессе народов России

      Губернатор Сергей Морозов: «Ульяновская область готова сотрудничать с университетами ПФО по прорывным направлениям инновационного развития»

      Дорожные службы продолжают очистку автомобильных дорог Ульяновска

      Губернатору Ульяновской области Сергею Морозову представили работу передовых телемедицинских технологий в перинатальном центре «Мама»

      С 2019 года в Ульяновской области денежные взыскания за нарушения правил дорожного движения будут в полном объеме направляться в дорожный фонд региона

      85% федеральных дорог Ульяновской области соответствуют нормативным требованиям

      В Ульяновске пройдет пресс-конференция, посвященная Всероссийскому фестивалю-конкурсу русских свадебных обрядов «Свадьба в Обломовке»

      В Ульяновской области начнёт работу региональная Ассоциация организаторов мероприятий

      Более 55 миллиардов рублей федеральных средств привлечено в бюджет Ульяновской области за пять лет

      Законопроект о прилегающих территориях поддержан региональным Правительством

      В Ульяновске проходят мероприятия «cанитарной пятницы»

      Более 9 тысяч рабочих мест создали в Ульяновске с начала 2018 года

      Фонд развития промышленности Ульяновской области поддержал два крупных проекта

      В период проведения ярмарки в Засвияжском районе работа городского транспорта будет усилена

      В Ульяновской области в соответствии с Национальным планом противодействия коррупции скорректированы профильные региональная, ведомственные и муниципальные программы

      Родительский комитет школы №72 посетил Межрегиональный центр компетенций

      Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

      Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

      Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

      «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

      Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

      Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

      Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

      Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

      В Ульяновской области будет усовершенствован институт сельских старост

      22 сентября состоится закрытие XVIII Международного форума молодых писателей России, стран СНГ и зарубежья

      В Ульяновске судебными приставами у должника за долги изъята автомашина

      20 сентября во всех районах Ульяновска производится уборка и ямочный ремонт дорожного полотна

      Постановление администрации города Ульяновска № 1812 от 20.09.2018

      23 ТОС Ульяновской области полностью завершили благоустроительные работы по проекту формирования комфортной городской среды

      Сергей Морозов: «По итогам семи месяцев 2018 года экспорт Ульяновской области вырос более, чем на 10%»

      Губернатор Сергей Морозов примет участие в торжественном мероприятии, посвященном 30-летию опорного вуза — Ульяновского государственного университета

      В Ульяновской области пройдет заседание Совета ректоров вузов Приволжского федерального округа

      В Ульяновской области проходят мероприятия, приуроченные к тридцатилетию опорного университета

      Губернатор Сергей Морозов откроет юбилейный 75-й филармонический сезон

      Губернатор Сергей Морозов выражает соболезнования родным и близким Виктора Фёдоровича Сазонова

      Всероссийская акция «На работу на велосипеде»

      В Ульяновской области стартовал конкурс «Лучшие в сфере оказания бесплатной юридической помощи»

      470 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области на минувшей неделе

      В школах Ульяновской области работают более 3,5 тысячи молодых специалистов

      С 25 сентября в ульяновские учреждения социальной сферы начнут подавать тепло

      В Ульяновской области аккредитована первая организация, осуществляющая классификацию объектов туристской индустрии

      С 1 октября ульяновцы смогут принять участие в пробной Интернет-переписи населения

      Ульяновцы стали участниками первого диктанта по информационным технологиям

      Около 100 молодых разработчиков представят свои проекты на седьмом Международном молодёжном инновационном форуме в Ульяновской области

      comments powered by HyperComments