» Казанга “Алтын Казан” бүләк итүче Эльмир — Азатлык радиосы(аудио)Татарские новости Ульяновской области

    Казанга “Алтын Казан” бүләк итүче Эльмир — Азатлык радиосы(аудио)



    Эльмир Низамов

    12.02.2012 
    Эльмир яшүсмер вакыттан ук җитди музыка белән кызыксына. Ул аның өчен хобби гына түгел, ә тормыш маягына әверелә. “Алтын Казан” рок-операсын язып танылу алган яшь композитор күбрәк тарихи, милли көйләр язарга тели.
    «Мин балачактан музыкаль мәктәптә укыдым һәм шуннан соң ничектер яратып киттем шул зур музыканы; академик, классик музыканы», дип башлады сүзен яшь композитор Эльмир Низамов.

    1986 елның 24 декабрендә Ульян шәһәрендә туган егет төп һөнәр итеп музыка язуны сайлый, 2006 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, белем тәҗрибә туплый.

    Эльмир өендә, төп иҗат итү урыны

    Яшүсмер вакыттагы хыялын тормышка ашыра. «Моцарт музыкасы, Чайковский, Рахманин музыкасы күңелемә бик якын иде. Татарлардан Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов музыкалары яратып тыңладым, халык җырлары — алар бөтенесе ничектер җанымны җылытты. Шуңа да әлеге юл белән китәргә булдым», ди Эльмир.

    Музыка белән ныклап шөгыльләнүнең җимешләре дә озак көттермәгән, үз көйләре языла башлаган, Казанга килгәч, татарча музыка иҗат итәргә керешкән. Билгеле композиторларны сокландырып “»Алтын Казан» рок-операсы туган. Мондый музыканы язучылар бик аз икән, Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллиннан соң ул икенче кеше.

    «Алтын Казан» рок-операсы авторлары Эльмир Низамов һәм Ринат Харис

    «Менә бу вакытка «Алтын Казан» — ул минем иң зур эшем. Шуны да әйтергә кирәк, ул минем диплом эшем дә әле. Бу рок-операның сүзләрен халык шагыйре Ренат Харис язды. Аның либреттосы, аның сүзләре. Шуңа мин «Алтын Казан» дигән зур музыкаль спектакль яздым. Аны узган ел консерваториянең опера студиясе куйды. Безнең студентлар, күбесе минем төркемдәшләр иде. Бергә яхшы итеп эшләдек, оркестр уйнады, шәп килеп чыкты», диде Эльмир.

    Әлеге әсәрнең тарихын яшь композитор тагын да мавыктыргыч иткән, илаһи көйләр белән бизәгән.

    «Алтын Казан» рок-операсында катнашучы төп геройлар

    Данлы Казанның серләре арткан, яңалары ачылган. «Булган ди шундый казан, сихри казан. Анда су утсыз кайнаган. Һәм шул казан исеме шәһәр исеме булып калган. Менә безнең Казан ул — утсыз кайный торган Казан», дип дәвам итте сүзен композитор.

    Ул татар милләтен «Алтын Казан» белән сөендерүдән тыш, иң кадерле кешесенә зәвыклы музыкаль бүләк ясарга да өлгергән.

    «Беренче курста укыганда иң зур теләгем – әниемә җыр багышлау иде. Үземнең татар теле укытучыма мөрәҗәгать иттем. Ул әле хәзер дә укыта — Асия Исмәгыйль кызы. Бик яхшы укытучы.

    Эльмир иң якын кешеләре белән

    Аннан, сез әниләр хакында бик матур сүзләр белмисезме, дип сорадым. Әниемә җыр язасым килә дидем. Ул син андый сүзләрне таба алмассың дип Бикә Рәхимова исемле ​​шагыйрә янына барырга киңәш бирде», дип яшь композитор иң кадерле кешесенә көй язу вакытларын искә алды.

    Әти-әнисе дә бердәнбер улларының музыка сәнгатендә үсәргә теләвен күреп аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Ульяндагы йортларын сатып, эшмәкәрлек эшләрен калдырып Эльмир янына Казанга күчәләр.

    «Без Ульяннан килгән генә идек әле. Бик тә кайгырттык һәм кайгырдык Эльмир өчен. Менә шушы җырны язгач инде мин бик, ничек әйтим инде…тынычланып куйдым. Бу җыр бик дулкынландырды безне. Вакыт-вакыт бергәләшеп җырлап та алабыз. Улыбызның Казанда танылган композитор булуын, татарча җырлар язуын телибез», диде Эльмирның әнисе Гөлүсә Низамова.

    Дуслары-танышлары да егетнең көченә, сәләтенә ышана. Алга таба да аннан сокландыргыч иҗат җимешләре көтеп кала.

    Ә ул исә чыннан да бар көчен музыкага юнәлткән. Яшь композитор бүген консерваториядә аспирантурада белем ала, шунда ук шәкертләр укыта. Эльмир Низамов милли музыканың данын саклап, тарихта калырлык сәнгать әсәрләре язуны максат итеп куйган.



    http://www.azatliq.org/content/article/24478425.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Сергей Морозов вручил награды педагогам, которые отличились в работе по духовно-нравственному воспитанию подрастающего поколения

    Сергей Морозов: «Женские организации региона необходимо переформатировать»

    В Засвияжском районе состоялась сельскохозяйственная ярмарка

    Ведущие эксперты высоко оценили опыт Ульяновской области по развитию моногородов и городских пространств

    Губернатор Сергей Морозов вручил награды сотрудникам опорного вуза Ульяновской области

    Ульяновская делегация принимает участие в XIV Конгрессе народов России

    Губернатор Сергей Морозов: «Ульяновская область готова сотрудничать с университетами ПФО по прорывным направлениям инновационного развития»

    Дорожные службы продолжают очистку автомобильных дорог Ульяновска

    Губернатору Ульяновской области Сергею Морозову представили работу передовых телемедицинских технологий в перинатальном центре «Мама»

    С 2019 года в Ульяновской области денежные взыскания за нарушения правил дорожного движения будут в полном объеме направляться в дорожный фонд региона

    85% федеральных дорог Ульяновской области соответствуют нормативным требованиям

    В Ульяновске пройдет пресс-конференция, посвященная Всероссийскому фестивалю-конкурсу русских свадебных обрядов «Свадьба в Обломовке»

    В Ульяновской области начнёт работу региональная Ассоциация организаторов мероприятий

    Более 55 миллиардов рублей федеральных средств привлечено в бюджет Ульяновской области за пять лет

    Законопроект о прилегающих территориях поддержан региональным Правительством

    В Ульяновске проходят мероприятия «cанитарной пятницы»

    Более 9 тысяч рабочих мест создали в Ульяновске с начала 2018 года

    Фонд развития промышленности Ульяновской области поддержал два крупных проекта

    В период проведения ярмарки в Засвияжском районе работа городского транспорта будет усилена

    В Ульяновской области в соответствии с Национальным планом противодействия коррупции скорректированы профильные региональная, ведомственные и муниципальные программы

    Родительский комитет школы №72 посетил Межрегиональный центр компетенций

    Пятый федеральный образовательный проект «Мама-предприниматель» пройдет в Ульяновской области в конце октября

    Губернатор Сергей Морозов поставил задачу внедрить стандарт по обеспечению доброжелательного климата к семье во всех муниципальных образованиях Ульяновской области

    Под контролем судебных приставов в детском саду устранены нарушения пожарной безопасности

    «Осенний Венец» продолжает работать для жителей и гостей города

    Глава Ульяновской области Сергей Морозов примет участие в пленарной сессии VIII Международного культурного форума

    Ульяновцев приглашают в выходные на спортивные площадки

    Спецкомиссия проверила качество ремонта в ульяновских дворах

    Губернатор Сергей Морозов встретился с ульяновскими координаторами внутрипартийных платформ «Единой России»

    В Ульяновской области будет усовершенствован институт сельских старост

    22 сентября состоится закрытие XVIII Международного форума молодых писателей России, стран СНГ и зарубежья

    В Ульяновске судебными приставами у должника за долги изъята автомашина

    20 сентября во всех районах Ульяновска производится уборка и ямочный ремонт дорожного полотна

    Постановление администрации города Ульяновска № 1812 от 20.09.2018

    23 ТОС Ульяновской области полностью завершили благоустроительные работы по проекту формирования комфортной городской среды

    Сергей Морозов: «По итогам семи месяцев 2018 года экспорт Ульяновской области вырос более, чем на 10%»

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в торжественном мероприятии, посвященном 30-летию опорного вуза — Ульяновского государственного университета

    В Ульяновской области пройдет заседание Совета ректоров вузов Приволжского федерального округа

    В Ульяновской области проходят мероприятия, приуроченные к тридцатилетию опорного университета

    Губернатор Сергей Морозов откроет юбилейный 75-й филармонический сезон

    Губернатор Сергей Морозов выражает соболезнования родным и близким Виктора Фёдоровича Сазонова

    Всероссийская акция «На работу на велосипеде»

    В Ульяновской области стартовал конкурс «Лучшие в сфере оказания бесплатной юридической помощи»

    470 миллионов рублей поступило в бюджет Ульяновской области на минувшей неделе

    В школах Ульяновской области работают более 3,5 тысячи молодых специалистов

    С 25 сентября в ульяновские учреждения социальной сферы начнут подавать тепло

    В Ульяновской области аккредитована первая организация, осуществляющая классификацию объектов туристской индустрии

    С 1 октября ульяновцы смогут принять участие в пробной Интернет-переписи населения

    Ульяновцы стали участниками первого диктанта по информационным технологиям

    Около 100 молодых разработчиков представят свои проекты на седьмом Международном молодёжном инновационном форуме в Ульяновской области

    comments powered by HyperComments