» Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады — Азатлык радиосы



    10.02.2012 
    Казан федераль университетының түләүсез татар теле курсларын оештыруы турында “Азатлык” хәбәр иткән иде. 10 февраль көнне беренче дәресләр башланып та китте.

    “Гомердә булмаган хәл! Әле бер атна элек язылучылар саны 900ләп булса, бүген алар инде 1200дән артып китте. Халык агыла да агыла. Әле курсларга язылган кешеләр буенча статистика юк. Ләкин исемнәрдән күренә: башлангыч төркемгә күбесенчә урыслар языла”,  дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә КФУның филология һәм сәнгать институтының матбугат хезмәте җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиев.

    Татар теле ике дәрәҗәдә укытыла. Татарча бөтенләй белмәгәннәр башлангыч төркемгә языла, Тукай телендә берникадәр аралаша алган кешеләрне дәвам итүчеләр төркеменә яздыралар. Барлыгы 39 төркем. Шуларның 14е – башлангыч төркемнәр. Калган 25е – дәвам итүчеләр төркеме. Һәрбер төркемдә 15тән алып 20гә кадәр кеше укый.

    Иң элек курсларны фәкать кичке якта гына уздыру каралган булса да, тыңлаучылар белән гомуми очрашу узганнан соң, дәресләрне көндез дә үткәрергә карар кылганнар. Нәтиҗәдә 900ләп кеше татарча өйрәнә алсын өчен, КФУ мөгаллимнәре иртәнге сәгать 8дән алып кичке 8гә кадәр эшләргә мәҗбүр. Көндез студентларын укытсалар, кичке якта курсларда белем бирә алар.

    Кадрия Фәтхуллова

    ​​Кадрия Фәтхуллова – шундый мөгаллимнәрнең берсе. Бүген ул дәрескә беренче тапкыр килгән кешеләрне “Исәнмесез!” дип сәламләде. Аның төркемендә ничә кеше шөгыльләнәчәк – әлегә билгесез. Чөнки кешеләр саны һаман арта тора. 20гә якын кеше арасыннан икесе генә татар булып чыкты. Калганнары бөтенесе – урыс исемле кешеләр. Араларында яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә бар.

    Сергей Володин кызы Анастасия белән дә Кадрия Фәтхуллова төркеменә эләкте. Сергей әфәнденең тормыш иптәше – татар. Тик кызлары татарча сөйләшми дә, аңламый да диярлек. “Мәктәптәге программа буенча яхшы укыйм шикелле. Тик әниемнең телен беләсем килә”, ди Анастасия. Сергей әфәнде кызының сүзләренә ияреп: “Мондый мөмкинлек иртәрәк булган булса, һичшиксез, өйрәнер идем. Без бит Татарстанда, татарлар арасында яшибез”,  дип дәвам итә.

    Сергей Володин кызы Анастасия белән

    ​​Укыту методикасы коммуникатив ысулга нигезләнгән. Кешеләрне татар теленең орфографиясе, синтаксисы һәм пунктуациясе белән йөдәтеп тормаячаклар. “Иң мөһиме – телләре ачылсын”,  ди Кадрия Фәтхуллова. Һәм беренче дәресен башлап җибәрә: “Татарлар бер-берсенә кешенең әтисенең исеме белән түгел, ә “әфәнде”, “ханым”, “туташ” сүзләре белән эндәшә. Мәсәлән, “Мин – Кадрия ханым. Ә сез кем?”. “Ә мин – Сергей әфәнде”, дип җавап кайтара Сергей Володин.

    Курслар өч ай дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр дә беренче дулкынга эләгә алмау сәбәпле, февраль азагында курсларның икенче дулкыны башлана. “Үзебез дә аптырап калдык. Хәер, татар теле белән кызыксынуның артуы табигый күренеш, чөнки Татарстанда хөкүмәт эшендә эшләргә тиешле кешеләргә хәзер таләпләр артты. Алар өч телдә: урысча, татарча һәм инглизчә аралаша белергә тиеш. Күрәмсең, халыкның бушлай дәресләрдән файдаланып каласы киләдер”,  дип сөйли Сөләйман Нәҗмиев.

    Татар теле курсларын Татарстан министрлар кабинеты финанслый. Һәр теләгән кеше КФУның филология һәм сәнгать институты сайтыннан татар теле дәреслеген бушлай күчереп, өй шартларында үзе дә шөгыльләнә ала.

    Татар теле дәресендә

     http://www.azatliq.org/content/article/24480212.html

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Дорожные службы Ульяновской области переведены в усиленный режим работы

    В Ульяновской области будет реализован образовательный проект Яндекс.Учебник

    Жители Ульяновской области стали победителями в нескольких номинациях акции Минздрава Российской Федерации «Ты сильнее!»

    Ульяновской библиотеке №4 присвоено имя Евгения Евтушенко

    На закупку лесопожарной техники в 2019 году в лесничества Ульяновской области направят более 25 млн рублей

    Перед Крещением в Ульяновске измерили толщину льда

    С 17 января в Ульяновске начнутся внеплановые проверки газового оборудования

    Ульяновская область вновь вошла в десятку лучших субъектов РФ по инновационному развитию

    Исполнено судебное решение о сносе места общего пользования и ангара

    В Ульяновской области стартует приёмная кампания по зачислению детей в первый класс

    В Ульяновске открылась вторая в России библиотека имени Евгения Евтушенко

    Сергей Морозов поручил переформатировать систему повышения учительского статуса

    В Заволжском районе завершают подготовку к Крещению Господню

    18 января в микрорайоне Мостовая пройдёт акция «Поезд здоровья»

    Общественный транспорт Ульяновска доставит горожан к местам крещенский купаний

    Общественный транспорт Ульяновска доставит горожан к местам крещенских купаний

    В ульяновской школе № 72 откроется центр профессиональных инсталляций

    Ульяновск присоединится к празднованию Всемирного дня снега

    Сергей Панчин поручил взять вывоз ТКО на ежедневный контроль

    19 января Ульяновской области исполнится 76 лет

    В Ленинском районе торжественно вручат паспорта

    Ульяновские дорожники продолжают очищать городские улицы от снега

    Центр активного долголетия в Ульяновске приглашает людей пожилого возраста интересно провести свой досуг

    В Ленинском районе объявлены патриотические конкурсы

    Министр науки и высшего образования РФ Михаил Котюков положительно оценил опыт Ульяновской области по развитию системы высшего образования

    Второй ветропарк в Ульяновской области начал поставки электроэнергии на оптовый рынок

    В 2019 году в Ульяновской области планируется реализовать ряд проектов поддержки и продвижения талантливой молодёжи

    В Ульяновске будет открыта вторая мемориальная доска памяти Бориса Аржанцева

    15 суток без «Восточной кухни»

    В Ульяновской области проводятся проверки внутридомового газового оборудования

    16 января в Ульяновске ожидается сильный снег и порывистый ветер

    В Заволжском районе ведётся очистка кровель домов от снега и наледи

    В Ульяновске пройдёт благотворительный забег

    Участниками новогодних и рождественских мероприятий стали 267 000 человек

    Мусор в Ульяновске вывозят 66 спецмашин

    Торговый павильон «Ярмарка» на перекрёстке улиц Рябикова и Камышинской разобран по решению суда

    Определены финалисты региональной олимпиады по татарскому языку

    Дорожные службы Ульяновска расчищают подъездные пути к храмам и местам крещенских купаний

    Заболеваемость ОРВИ среди ульяновских школьников не превышает эпидпорог

    Ульяновская область заняла четвертое место в рейтинге регионов ПФО по показателям социально-экономического развития

    В Ленинском районе пройдёт «круглый стол» для демобилизованных из Вооружённых сил России

    В 2018 году почти три тысячи ульяновцев трудоустроились по итогам ярмарок вакансий и учебных рабочих мест

    Расходы бюджета Ульяновской области в январе запланированы в сумме почти 3,4 млрд рублей

    Юным жителям Заволжья торжественно вручат основной документ гражданина России

    На Крещение Господне во всех храмах Ульяновской области будут проводиться праздничные богослужения

    Сегодня ульяновской библиотеке № 4 присвоят имя Евгения Евтушенко

    В Ульяновске стартует программа «Азбука сохранения репродуктивного здоровья молодёжи»

    Сергей Морозов подписал распоряжение об издании Ульяновской областной Памятной Книги «Письма с фронта (треугольники судьбы)»

    В рабочем поселке Ишеевка Ульяновской области продолжается строительство школы-детского сада с плавательным бассейном на 420 мест

    В Ульяновской области отметили 75-летие со дня образования Дома народного творчества

    comments powered by HyperComments