» Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте — Азатлык радиосы



    Җыелыш Коръән уку белән башланып Коръән уку белән тәмамланды.

    27.01.2012
    26 декабрьдә Казанда 2012 елны Коръән елы дип игълан итүгә багышланган җыелыш үтте. Оештыручылар әйтүенчә, бу ел кысаларында Русиядә һәм Татарстанда дини тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар үтәчәк.
    Быел Коръәннең Казан басмасының беренче тапкыр нәшер ителүенә 225 ел тула. Барыннан да элек әлеге түгәрәк дата 2012 елны Татарстанда Коръән елы итеп игълан итүгә беренче этәргеч булды, дип сүзен башлады республика Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз. Моның белән беррәттән без хакыйкый ислам диненә игътибарны юнәлтер өчен дә бу елны Коръән елы итеп игълан итәргә булдык дип дәвам итте ул бу чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап. Коръән елы берүк вакытта  Татарстанда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысасында да билгеләп үтеләчәк.

    Түрәләр дә Коръән елына игътибарлы

    Җыенда депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашты

    ​​Катнашучыларга килгәндә, моңа кадәр Диния нәзарәтендә узган җыеннарда министрлар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм башкалардан торган бу кадәр күп кешене бергә күренгәне юк иде әле.

    Татарстанда Коръән елын оештыру комитетының беренче утырышы фәкать татар телендә генә барды. Бу ягы белән ул, түрәләрнең башка җыеннарыннан аерылып торды.

    Үз чыгышында Казан басмасы Коръәннең татарларга ясаган тәэсирен аңлаткан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Якубов, без моннан 225 ел элек бабаларыбызның  Коръәнне беренче тапкыр басма рәвештә нәшер итүләре белән горурланырга тиешбез, дип белдерде.

    Әлбәттә Коръән баштарак халкыбыз арасында кулъязма формасында тарала. Бездә тулаем кулъязма культурасы калыплана. Моңа дәлил итеп, бүгенге көндә Казанда 50 мең кулъязма китап саклануын әйтергә була.

    Вәлиулла Якубов: “Татарлар Казан Басмасы” феноменын булдырган”

    Басма китапка килгәндә гарәп хәрефләре белән беренче китап Европа илләрендә басыла. Шәрекъ илләрендә китап бастыру эшенә башта шикләнеп карыйлар. Ә татарлар тарафыннан беренче басма Коръәннең нәшер ителүе очраклы түгел. Чөнки татарлар мөселман булу белән бергә техника-технология темасына да ачык халык була электән үк. Нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән 1787 елда Петербур шәһәрендә тормышка ашырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен муллабыз Госман Исмәгыйль хәзрәт әзерләп бирә. Алга таба бу Коръән күп мәртәбәләр яңадан бастырыла һәм шулай итеп “Казан Басмасы” исемле феномен калыплана. Соңыннан Коръәнне башка илләрдә баса башлагач, Казан басмасын үрнәк итеп ала башлыйлар. Шуны да әйтергә кирәк, 1802-1859 еллар арасында Казанда бу басма Коръән 150 мең тираж белән дөнья күрә, дип бәян итте мөфтиятнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якубов.

    Разил Вәлиев: “Татар халкы ислам диненә бурычлы”

    Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев бу елны Коръән елы итеп игълан итүне басма Коръәнгә генә бәйләп карамаска, ә ислам дине татар халкын бүгенгә кадәр саклап кала алган бер дин буларак карарга кирәк, дип белдерде.

    Бүгенге көндә татар халкы исән, татар халкы яши, аның гореф-гадәтләре, йолалары бар икән, без иң беренче чиратта ислам диненә бурычлы. Халкыбыз ислам дине тәгълиматлары буенча яшәмәгән булса, дәүләтсез калган халыкның бүгенге көндә нинди булуын күз алдына китерүе бер дә авыр түгел, дип белдерде Разил Вәлиев.

    Баш казый: “Коръән елында конкрет эшләр башкару зарур”

    Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, җәмәгатьчелекнең игътибарын Коръәнгә юнәлтү һәм беренче Казан басмасы Коръәннең нәшер ителүенә 220 ел тулуны билгеләп үтүне сорап моннан 5 ел элек Балтач районы мөселманнары тәкъдим керткән булган. Әмма ул вакытта безне ишетүче булмады, ди ул. Аның бүгенге җыелышта да әйтәсе килгән сүзләре бар булып чыкты.

    «Безгә бу елны Коръән елы дип игълан итеп, төрле ярышлар үткәрү белән генә чикләнеп калмаска кирәк. 225 ел буена безгә Казан басмасы хәрефләре яраган, әмма хәзер гарәп басмасына кереп барабыз. Әйтик китап бастырасың, аятьне Казан басмасы белән бир дип әйтәсең, әмма компьютерда Казан басмасының булмавы ачыклана. Компьютерга Казан басмасын кертү бүгенге көндә бик актуаль тора. Моны эшләргә кирәк», дип, Коръән елында конкрет гамәлләр дә эшләргә чакырды баш казый.

    Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Татарлар Коръәнне беренчеләрдән тараткан»

    Русия Ислам Институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында Коръән елында без беренче чиратта татарларның Коръәнне өйрәнүгә керткән ролен күрсәтергә тиешбез, дип белдерде.

    Без үзебезнең мирасыбызны күпме кайтарсак та әле һаман да татарлардагы дин традициягә генә таянган дин дип сөйләүчеләр бик күп. Әмма чынлыкта татарлар бөтен дөньяда беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып аны басма китап буларак таратканнар, дип әйтте Рәфыйк Мөхәммәтшин.

    Аннан соң сүзне кабат Татарстан мөфтие Илдус Фәиз алды.

    Ни өчен безнең басма Коръәннәребез, аның тәфсирләре, башка китапларыбыз да халыкта әдәпне тәрбиялиләр, ә яңа килеп кергән безгә ниндидер динне аңлата торган кешеләр гомумән әдәпсезлекне беренче планга куялар икән? Әлеге сорауга җавап табу елы да булачак әле бу Коръән елы. Бу елны шушындый исем белән атау, ул бармактан суырып чыгарылган бер фикер генә түгел. Ә җәмгыятебезнең милли, мәдәни, дини якларын чолгап ала торган бер чара, дип белдерде Фәиз.

    Әдәпсезлекне кем алгы планга куя?

    ​Татарстан мөфтие үз чыгышында динне аңлата торган кайбер кешеләр халыкта әдәпсезлек тәрбияләүне беренче планга куялар дbп әйтсә дә, бу кешеләрнең кемнәр булуын ачыкламады. Җыелыш беткәч Азатлык радиосының сорауларына ул иркенләбрәк җавап бирде.

    – Илдус хәзрәт, диннән әдәпсезлек таратуда файдаланалар дип сез атаган кешеләр кемнәр алар?

    Татарстан мөфтие Илдус Фәиз

    – ​​Алар надан кешеләр. Болар динне өстән-өстән генә өйрәнеп, фәнни яктан өйрәнмичә дин исеменнән үз хисләренә, үз нәфесләренә таянып йөрүчеләр.

    – Алар шәхесләрме, оешмалармы?

    – Шәхесләр.

    – Аларның исемнәре билгелеме сезгә?

    – Алар берән-сәрән шәхесләр генә түгел әлбәттә. Алар үзләренә күрә төркемнәргә, оешмаларга оешкан бәндәләр, дип белдерде Илдус Фәиз.

    * * * *

    Коръән елында Татарстанда 31 чара оештыру планлаштырыла. Алар арасында иң төп чаралар булып хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә торучы дөньяның иң зур басма Коръәнен Болгарга күчерү, һәр районда Коръән укучылар ярышларын уздыру, «Коръән һәм фән», «Коръән һәм музыка», «Коръән һәм әдәбият» темаларына түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар оештыру уйланыла. Ә ел ахырында Камал театрында Коръән бәйрәме чарасы үтәчәк дип белдерде Илдус Фәиз.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    ИЗВЕЩЕНИЕ 04 декабря 2018 года в 10 час. 00 мин.

    На обновление детского отделения Сурской районной больницы планируется направить три миллиона рублей

    Сергей Морозов поручил усилить контроль за обеспеченностью медучреждений и льготных категорий граждан лекарственными препаратами и медицинскими изделиями

    Губернатор Сергей Морозов поручил создать в Ульяновской области фонд защиты обманутых дольщиков

    В Ульяновской области в 2019 году увеличится минимальная заработная плата

    С 1 января на базе Министерства промышленности, строительства, ЖКК и транспорта Ульяновской области начнут работу три новых ведомства

    Более 40 миллионов рублей направят на создание дополнительных мест для детей раннего возраста в Ульяновской области

    Почти 10 миллионов рублей выделено из областного бюджета на закупку современного оборудования для двух новых детских садов в Заволжском районе Ульяновска

    Губернатор Сергей Морозов представит опыт и перспективы российско-японского сотрудничества в Ульяновской области

    «Молодёжь выбирает». В Ульяновске стартовал общественно-политический проект

    В Ульяновской области завершился ремонт второго отделения химиотерапии клинического онкологического диспансера

    Доходы бюджета Ульяновской области за девять месяцев составили более 40 миллиардов рублей

    В Ульяновской области пройдет региональный этап XXVII Международных Рождественских образовательных чтений

    Артезианская вода пойдёт в Ульяновск по трубам повышенной надёжности

    Принципы работы Международной организации труда станут основой для деятельности трёхсторонней комиссии Ульяновской области по регулированию социально-трудовых отношений

    Бюджет Ульяновской области 2018 года увеличится на 600 миллионов рублей

    Жители Ульяновской области примут участие в Аграрном диктанте

    В Ульяновске снизилось количество ДТП

    Сергей Морозов: «В ближайшие пять лет на поддержку экспорта Ульяновской области будет направлено более 230 млн рублей»

    Ульяновские проекты военно-исторический фестиваль «Бессмертный подвиг» и международный туристский форум-выставка «Отдых на Волге» включены в Национальный календарь событий-2019

    Проект бюджета Ульяновск на 2019 год разработан максимально сбалансировано

    Сегодня на территории Ульяновска проходит «санитарная пятница»

    На реализацию региональной части национального проекта «Малое и среднее предпринимательство и поддержка индивидуальной предпринимательской инициативы» в Ульяновской области в ближайшие 5 лет будет направлено более 700 млн рублей

    Более 100 человек выдвинули кандидатуры на выборы в депутаты Ульяновской Молодёжной Думы

    Свыше 237 миллионов рублей выделено из бюджета Ульяновской области на социальную поддержку населения на этой неделе

    Губернаторская ярмарка пройдёт в Сурском районе Ульяновской области

    Администрация Ульяновска обратится в правоохранительные органы в связи с запахом гари в Новом городе

    15 ульяновцев отправились на службу в Президентский полк ФСО России

    Ульяновская общественность одобрила перспективную маршрутную сеть

    Сергей Морозов обсудил с фракциями ЗСО предложения по увеличению доходной части бюджета

    В Ульяновской области продолжается совершенствование инфраструктуры цифровой экономики

    Сергей Морозов поручил Центру стратегических исследований Ульяновской области уделить особое внимание нацпроекту «Наука» и стратегии социально-экономического развития

    Пять региональных проектов станут ключевыми при реализации задач национального проекта «Демография» в Ульяновской области

    В Ульяновской области в спортивном комплексе «Авангард» после обширной модернизации открылась новая арена

    Губернатор Сергей Морозов посетил земельные участки многодетных семей и ознакомился с ходом работ по устройству инженерной инфраструктуры

    Народному коллективу ульяновской цирковой студии «Орхидея» исполняется 30 лет

    Общественная палата Ульяновска приступила к рассмотрению проекта бюджета города

    В Ульяновске ужесточён «Закон о тишине»

    Дом культуры посёлка Сельдь отметит 40-летие

    Губернатор Сергей Морозов вручил технические средства реабилитации людям с ограниченными возможностями здоровья по зрению

    В Ульяновске продолжается месячник по улучшению сбора платежей за ЖКУ

    Клубы по программированию пяти ульяновских школ вошли в двадцатку сильнейших в России

    В Ульяновской области стартует региональный этап конкурса «Лучший учитель родного языка»

    Три образовательных учреждения Ульяновской области вошли в 100 лучших школ России

    В Ульяновской области планируют усилить направление профилактической медицины

    В Ульяновске завершается приём заявок на участие в журналистском конкурсе

    Ульяноцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    Ульяновцев приглашают на марафон по краеведению, творческие мастер-классы и концерты

    Эксперты международного класса по баскетболу проведут семинары для ульяновских учителей физической культуры

    ​В предстоящие выходные в Ульяновске пройдут соревнования по боксу, каратэ и кудо

    comments powered by HyperComments