» Сембердә “Казан трактындагы авыл” дигән китап чыкты — Азатлык радиосыТатарские новости Ульяновской области

    Сембердә “Казан трактындагы авыл” дигән китап чыкты — Азатлык радиосы



    13.07.2010
    Бу авыл ике исем йөртә: рәсми исеме – Елховое озеро, яки Зирекле күл. Ә халык телендә гап-гади — Кәшә авылы. Урысча Кашинка дип аталучы Кәшә елгасы тамагында – аның Зөя елгасына койган җир янәшәсендә.
    Китапның исеме дә нигезле – Сембер өлкәсенең Татарстан белән чигендә үк, диярлек, урнашкан ул. Авыл мәктәбенең “фәлән” еллык юбилейлары һәм аның уңышлары, колхозның өлкә буенча иң алдынгы урыннар яулавы, авылның күренекле шәхесләре турында, мәсәлән.

    Чынлап та, ифрат та уңган халык яши биредә. Һәм ул татар дөньясына байтак горурланырлык шәхесләр дә биргән. Әйтик, биатлон буенча дөнья чемпионы Назыйм Мөхитов. Тамырлары нәкъ шушы авылда булган байтак башка шәхесләрне дә атап була. Әйтик, Рәсәй Кораллы көчләре белән идарә итү системасы башлыгы Хәлил Арсланов, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы аша таныш булган Миләүшә Айтуганованың тамырлары биредә: ул – “Красный партизан” исеменә лаек булган Ибраһим Измайловның оныгы. Атаклы шагыйребез Ринат Харис, Буада туса да, кәшәлеләр аны авылдаш дип саныйлар, чөнки аның әнисе Зәкия Фәизева – шушы авыл кызы.

    Авылның уңган егет-кызлары арасында Фәизевләр нәселе аеруча күренекле урын били. Гимадетдин Фәизев тирә-якта танылган тимерче, мастер-калайчы булган. Фаяз Фаизев – язучы. Ә авылда яшәүче Салихҗан Фәизев – тракторчы, Социалистик хезмәт каһарманы, бихисап орден-медальләр кавалеры. Шулай ук язучы Рәшит Ибраһимов белән дә горурлана авыл халкы.

    Авылның барлыкка килүе турында берничә сүз. 1649 елда Свияжски өязеннән, “Синбер шәһәре буенча патша хәзрәтләренең атлы гаскәри хезмәтен башкару өчен”, мәңгелек яшәү урынына, дип, берничә ясаклы татар гаиләсе күчерелә. 1664 елда 14 хезмәтчел татарны да үз араларына алалар. Аларга чуашлар да өстәлә.

    Артабан, уртак җир биләү капма-каршылыклар тудырганга, бүленәләр. Хезмәтчел татарлар гомум җирнең көньяк өлешенә хуҗа булалар, ә ясаклы татарлар һәм чуашлар – Чынлы һәм Бугурна (Бакырлык) елгалары арасындагы җирне алалар. Җир бүлешү вакытында кимсетүләр дә булмаган түгел… Әйтик, чукынган татарлар һәм чуашларның җан башына 9,6 дисәтин җир бирелсә, чукынмаган татарга – 5,2 дисәтин генә.

    Артабан миллилек ягыннан байтак үзгәрешләр дә була. 1913 елда чуашлар Кәшәдән күчеп китеп, олы юлның көнбатыш ягына — Кайсар авылына күченәләр, ә Кәшәдә татарлар гына кала… Күчеп килгәннәр дибез дә бит… каян килеп чыккан соң бу Кәшә авылы халкы? Китапның авторлары 1859 елгы җанисәп нәтиҗәләренә кулланма булып хезмәт итүче Степан Мельников мәгълүматларын китерәләр.

    1859 елда чыккан “Тарихи юридик актлар һәм патшаның борынгы грамоталары” дигән китаптан бер өзек китерелә. “Падиша һәм Бөек кенәз Алексей Михайловичка гариза. Сембер өязенең Елховка слободасында яшәүче хезмәтчел татар Бикбулат Бегиш улы Колчурин үзенең элек яшәгән җиреннән – Свияжски өязе Татар Чиркины авылыннан үз гаиләсен, мал-туарын һәм башка милкен алып килү өчен җибәрүен сорый”. Сембер стольнигы Иван Камынин бу гаризаны канәгатьләндерә. Гариза артына үз мөһерен дә куеп. Бу документ бирегә күчереп утыртылганнар арасында Апас халкы да булганлыгын раслыйдыр. Ә Табар Чиркинында бүген дә 414 кеше яши, аларның 312се – чуаш, 64е татар.

    Китапның “Сембер краена халыкның урнаша башлавы” дигән бүлеге менә ничек тәмамлана. “Елховое озеро – Кәшә авылына кадәр биредә нинди дә булса авыллар булганмы, элегрәк монда кешеләр яшәгәнме – гамәлдә, безгә мәгълүм түгел. Шулай да Болгар цивилизациясеннән – 100, Алтын Урдадан — 400-500, Борынгы Казаннан 170 чакрымдагы гүзәл урын буш тормагандыр”, диелә анда.

    Әйе шул. Зөя елгасының каршы ягында ук Кызыл Сөендек авылы бар иде. Колхозның төп утары булган Ундоры авылы аның җелеген суырып алгач, бу урын бушап калды. Аны алманнарга үз авылларын булдырырга дип биргәннәр иде, ләкин алар, казу эшләре башлану белән борынгы мунча калдыкларына тап булдылар һәм эшләрен туктаттылар. Алман авылы башка җирдә булдырылды.

    Хәер, монысы инде – башка тема. Ә китапка кайтсак, бәлки, киләчәктә аның кыскача эчтәлеге белән таныштыру да урынлы булыр… Һәрхәлдә, чын үзидарә белән яшәүче андый авыллар бик тә сирәк.

    comments powered by HyperComments
    Другие публикации

    Владимир Путин: «Рост объёма инвестиций уже в 2020 году должен увеличиться на 6-7 процентов»

    Ульяновская область присоединится к Международной акции «Наши истоки. Читаем фольклор»

    В 2019 году в Ульяновской области выдадут порядка 12 тысяч направлений в детские сады для воспитанников раннего возраста

    Более 50 млн рублей в Ульяновской области будет направлено на строительство и ремонт сельских домов культуры

    В Ульяновской области за последние пять лет снизилась смертность от злокачественных новообразований

    В Ульяновской области готовят специалистов для высокотехнологичных отраслей цифровой экономики

    В Ульяновске во Дворце культуры имени 1 Мая пройдёт концерт «Во славу Отчизны»

    Бюджет Ульяновской области 2019 года составит более 59,3 миллиарда рублей

    В Ульяновской области более миллиарда рублей направят из федерального бюджета на реализацию национального проекта «Безопасные и качественные автомобильные дороги»

    Порядка 3 миллиардов рублей будет направлено на поддержку и развитие культуры и туризма в 2019 году

    В Ульяновской области исполняются поручения Владимира Путина по формированию системы переработки отходов

    Ульяновские студенты примут участие в «Универсиаде-2019»

    В Ульяновской области состоится стратегическая сессия по реализации на территории региона национального проекта «Образование»

    Владимир Путин привел в пример эффективную работу руководства Ульяновской области по поддержке людей в трудной жизненной ситуации

    В Ульяновске пройдет «Симбирский бал-2019»

    В Ульяновске увеличат число лагерей с дневным пребыванием детей

    Дорожные службы Ульяновска продолжают убирать снег вблизи пешеходных переходов

    В Ульяновской области озвучат планы по поддержке предпринимательства на 2019 год

    Губернатор Сергей Морозов примет участие в региональной стратегической сессии, посвященной «Цифровой экономике»

    В Ульяновской области обсудят перспективы развития русского, татарского, чувашского и мордовского языков

    В Ульяновской области подведут итоги работы промышленной и дорожно-транспортной отрасли за 2018 год и представят планы на 2019 год

    В Ульяновске изменён график «Единого дня приема граждан»

    Сборная УлГТУ представит Ульяновскую область в зональном этапе Всероссийской киберспортивной студенческой лиги

    Сельскохозяйственные предприятия Ульяновской области активно готовятся к посевной кампании

    Проведена инвентаризация земельных участков многодетных семей

    В рамках празднования Дня защитника Отечества в Ульяновской области пройдет около 500 мероприятий

    В Димитровграде состоялся турнир по каратэ на призы мечети

    Сергей Морозов поручил усилить работу в направлении поддержки молодёжи Ульяновской области

    Две ульяновские команды примут участие в окружном этапе «КЭС-БАСКЕТ»

    Более 400 миллионов рублей получит Ульяновская область из федерального бюджета на модернизацию объектов водоснабжения

    Ульяновский драматический театр организует серию бесплатных видеопоказов на Малой сцене «Театр в кадре и за кадром»

    Эстрадный балет «Экситон» стал лауреатом I степени IV Международного конкурса молодых исполнителей классической, народно-сценической и современной хореографии «Dance Moscow»

    По инициативе Сергея Морозова в Ульяновской области будет продолжена работа по расширению сети сельских цифровых кинозалов

    Почти два миллиарда рублей выделено на развитие физической культуры и спорта Ульяновской области в 2019 году

    В Ульяновске проходят рейды по зонам возможного подтопления

    В Ульяновске продлён карантин в школах и учреждениях дополнительного образования

    В Ульяновске с начала года проведено 19 проверок работы общественного транспорта

    Более 9 тысяч направлений в детские сады Ульяновска будут выданы в 2019 году

    Ульяновцев приглашают сдать нормы ГТО

    На «Школе грамотного потребителя» с ульяновцами обсудят тему подключения цифровых приставок

    В преддверии Дня защитника Отечества в сквере 60-летия Победы состоится возложение цветов

    В Ульяновской области пройдет мастерская музыкальной журналистики

    Сергей Морозов напомнил о персональной ответственности за реализацию национальных проектов

    С начала 2019 года в Ульяновской области создано свыше 2,6 тысячи новых рабочих мест

    Павел Андреев назначен советником главы Ульяновска

    В Ульяновске организованы массовые работы по вывозу снега с остановок и пешеходных переходов

    Администрация Ульяновска призывает жителей отказываться от услуг недобросовестных управляющих компаний

    Ко Дню защитника Отечества в Ульяновске состоится концерт

    В Ульяновской области пройдет «прямая линия» по вопросам назначения стипендий Губернатора

    Ульяновцев научат вести бизнес

    comments powered by HyperComments