Яндекс.Метрика

14 марта, 2010

Ульяновскта муниципаль сайлаулар үтте

14.03.10

Рафаэль Дәвәтаев

Кичке сәгать 8дә тавыш бирү төгәлләнде 256 сайлау участокларында. 171 193(32,43 %) кеше тавыш бирде .

Актив сайлауда катнаштылар Ленин районында яшәүче халык – 34,95%. Иң түбән күрсәткеч Заволжье(Иделаръягы) районында (беренче номерлы территориаль сайлау комиссиясе) – 29,97 % күрсәткеч.

Яшьләрдән — 21 процент катнашкан. Өйдә 6 893 кеше тавыв биргән — хәбәр итә шәһәр сайлау комиссиясе.

Социологик тикшерүләре үзәге хәбәр итүенчә күбесе округларда "Бердәм Рәсәй" партиясе вәкилләре җиңә,

Шәһәр башлыгы нәмзәтләрдән беренче урында Александр Пинков — 45 процент, икенчедә Алексей Куринный 29 процент белән, өченче урында "Молодежная газеты"сы редакторы Захар Мисанец, бишенчедә Илдар Абасов — ике процент тирәсе. Бу кичке 6дагы экзит пул нәтиҗәләре — хәбәр итә Ульяновск-онлайн.

Оппозиция һәм "Бердәм Рәсәй" вәкилләре сүзләренчә сайлаулар вакытында хәрәмләшүләр булуы турыда белдерде.

Бу хакта Улпресса һәм Симкат порталларында хәрәмләшүләр турында комменларда язылып тора.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.