Яндекс.Метрика

Ульяновски шәһәренең Татар яшьләре үзәге “Кайнар кич” дип исемләнгән танышу кичәсе уздырды

21 февраля, 2009
Татар дискотекасы  “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты

Татар дискотекасы “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты


© Татар яшьләре үзәге/ТНУО

Гашыйклар көне уңаеннан, Ульяновски шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Кайнар кич” дип аталган күңел ачу чарасы үткәрелде. Калабызда бер ел чамасы эшләп килүче Татар яшьләре үзәге тырышлыгы белән оештырылган танышу кичәсендә илледән артык егет һәм кыз катнашты.

Татар дискотекасы  “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты

Татар дискотекасы “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты


© Татар яшьләре үзәге/ТНУО

— Шәһәребездә яшәүче татар яшьләрен бу кичәгә безнең үзәккә йөрүче активистларның танышлары һәм дус-ишләре арасында “SMS”калар тарату юлы белән җыярга булдык. Төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең күпләп килүе аеруча сөендерә. Кичәдә катнашучылар арасында анкеталар таратып, үзләренең сөйгән ярларын табарга хыялланучы егет-кызларның мәгълүмат базасын булдырырга ниятлибез.

  “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсенең алып баручысың берсе Тимур Галиев. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты

“Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсенең алып баручысың берсе Тимур Галиев. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты


© Татар яшьләре үзәге/ТНУО

Бу исә киләчәктә Татар яшьләре үзәге карамагында танышу хезмәте оештыру мөмкинлеге бирәчәк. Ә “Кайнар кич”ләрне даими рәвештә уздырырга җыенабыз, — ди Татар яшьләре үзәге җитәкчесе Илдар Усманов.
Яшьләр төрле конкурслар һәм бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Егетләр игътибарын, әлбәттә инде, “Банан футболы” дип аталган мавыктыргыч уен җәлеп итте. “Иң әйбәт пар”, “Иң чибәр кыз” һәм “Иң чибәр егет” конкурслары да эчтәлекле итеп оештырылган иде. “Кайнар кич”нең үз “шаһ”ы белән “шаһинә”се дә сайланды.

Ә Сембер каласының талантлы яшьләре кичәне үзләренең җыр-моңнары белән бизәделәр.

Татар сәхнәсе йолдызы Роза Шәйхәттәрова “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел. Сембер, Халыклар дуслыгы йорты

Татар сәхнәсе йолдызы Роза Шәйхәттәрова “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты


© Татар яшьләре үзәге/ТНУО

Татар сәхнәсенең өметле йолдызлары Алсу Ризванова, Илнар Әхтәмов һәм Роза Шәйхаттарова башкаруындагы заманча эстрада җырлары яшьләр күңеленә аеруча хуш килде.

Татар дискотекасы  “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты

Татар дискотекасы “Кайнар кич” танышу һәм күңел ачу кичәсендә җыр башкара. Февраль 2008 ел Сембер, Халыклар дуслыгы йорты


© Татар яшьләре үзәге/ТНУО

Шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелгән татар яшьләренең танышу кичәсе татарча дискотека белән тәмамланды.
Үзләренең парларын милләттәшләребез арасыннан эзләп табу максаты белән яшәүче егетләр һәм кызлар киләчәктә “SMS”калар ярдәмендә дә аралашу турында килештеләр. Ә Татар яшьләре үзәге җитәкчеләре аларга интернетның “Контакт. ру” сайтына ешрак керергә киңәш иттеләр. Бу сәхифәдә әлеге үзәк эшчәнлеге турында да мәгълүматлар урнаштырылачак икән.

Исхак Хәлимов, «Өмет» газетасы. 17 февраль 2008 ел.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.